Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Керкәле буасында бер ир-ат суга батып үлгән

Лениногорск районында бер ир-ат дуслары белән буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Кичә 14.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Лениногорск районында бер ир-атның күлгә батуы хакында хәбәр килгән.

Урынга 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Урында алар өч ир-атның күл буенда кәеф-сафа корып утыруын ачыклаган. Дусларның берсе исерек хәлдә су кереп чыгарга уйлаган. Ир-атлар аның судан чыкканын көтеп тормаган, әйберләрен җыеп, китеп барган.

Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергәч, яр буеннан 15 метр ераклыкта ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/31-05-2020/tatarstanda-ber-ir-at-bua-yanynda-yal-itk-nd-suga-batyp-lg-n-5746590

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев