Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Куакбаш юлындагы авариядә 6 яшьлек бала һәлак булган

Кичә көндез районда юл-транспорт һәлакәте булды.

Алты яшьлек бала  трассада ике «КИА» җиңел машинасының бәрелешүе нәтиҗәсендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ромашкино-Куакбаш – Керкәле автомобиль юлының 9нчы чакрымда «КИА» руле артында 44 яшьлек хатын – кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, узып киткән вакытта маневрның куркынычсызлыгына инанмаган һәм «КИА» җиңел машинасы белән капма-каршы бәрелешкән», – диделәр ведомствода.

Авариядә, бер чит ил машинасындагы алты яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән. Авариядә шулай ук ике машина йөртүче дә, 7 яшьлек пассажир да төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.
 



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/06/194828/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев