Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Куакбашта янгын булды, кеше үлеме дә бар

Районыбызның Куакбаш авылында 22 декабрьдә янгын булды.



22 декабрьдә 18 сәгать 26 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә Куакбашта Муса Җәлил урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәч, аларны йортның хуҗабикәсе каршы ала, аның әйтүенчә, йорт эчендә ир-ат калган булырга тиеш. Янгын йортны тулысынча камап ала. Йорт янып бетә.

Өй эченнән 59 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен табып алалар.

Йорт бүрәнәдән 6х8 метрлы була. Верандасы да бар. Газ, электр кертелгән.
Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу.

 

Дамир Вильданов, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы

Фото: янгын күзәтчелеге бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев