Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Кызы белән әтисе янгында һәлак булган

Ике яшьлек кыз бала һәм аның 40 яшьлек әтисе үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Шимбә 11.08 сәгатьтә 112 бердәм номерына Зәй районы Александровская Слобода авылының Новая урамында шәхси йорт януы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килеп җиткәндә, ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган, түбәсе җимерелеп төшкән була инде.

12.45 сәгатьтә ут белән көрәшүчеләр янгынны чикләп алуга ирешә, ә 10 минуттан соң тулысынча сүндерә.

Янгын сүндерүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта 40 яшьлек ир-атның мәетенә тап була. Бераз соңрак тагын бер куркыныч табылдыкка – ике яшьлек кызның мәетенә юлыгалар.

Һәлак булган сабыйның әнисе янгын сүндерүчеләргә сөйләгәнчә, ул олы кызы белән эш буенча киткән була. Ире һәм ике яшьлек кызы өйдә кала. Хатын-кыз өенә кайткач, төтен чыкканын күреп ала, әмма күршеләре мунча яккан дип уйлый. Шушы ук вакытта диярлек авылдашлары өйгә ут кабуын абайлап ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Күршеләр дә, хуҗабикә дә ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәнче өйгә кермәкче була, әмма куе төтен моны эшләргә ирек бирми.

Янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге факт буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Һәлак булганнарның мәетләре экспертизага җибәрелгән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-02-2020/tatarstanda-tise-m-kyzy-lak-bulgan-yangynny-s-b-ben-achyklyylar-5721864

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев