Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда фаҗига: Елап беткән хатын-кыз баланың батуын хәбәр итә

МЧС Татарстанда булган фаҗига нечкәлекләрен ачыклый. Гадәттән тыш хәл Чаллы шәһәрендә булган. Анда кечкенә баланың гомере өзелгән.


МЧСка бу хәбәрне фаҗиганең шаһиты булган кеше хәбәр итә - елап беткән хатын-кыз баланың батуын әйтә.  
Урынга ашыгыч рәвештә оператив төркем, ГИМС инспекторлары, полиция һәм медиклар чыга. 


 Билгеле булганча, 6 яшьлек малай бу көне әбисе һәм бабасы белән "Утыз Имән" мәчете территориясендә йөргән. Күпмедер вакыттан соң малай күздән югала. Соңрак күл яныннан узып баручы ярдагы эзләрне, судагы киемнәрне күреп ала һәм ярдан бер метр ераклыкта суда яткан бала гәүдәсен чыгара.  


Малай ярда уйнаганда абынып китеп суга егылгандыр дип фаразлана. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.  


Искәртеп узабыз, бу атнада коткаручылар һәм ГИМС инспекторлары, суыту һәм каникуллар башлану белән бәйле рәвештә, республика халкына балаларны су янында караучысыз калдырмау, беренче боздагы теләсә нинди уеннарга һәм хәтта сулыклар ярындагы уеннарга юл куймау үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән иде.

https://matbugat.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев