Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда ир-ат авырлы хатынга ут төрткән

Түбән Кама районында ир-ат йорты белән бергә авырлы дус хатынын яндырырга маташкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Тикшерү версиясе буенча, Түбән Камада алкоголь эчемлекләр кулланган вакытта 26 яшьлек ир-ат йөклелекнең өченче аенда булган 19 яшьлек дус хатын-кызга шалтырата. Әңгәмә барышында ир-атка хатын-кыз өйдә үзе генә түгел кебек тоелган.

«Иптәше белән ул Шереметьево авылына таксида хатын-кыз өенә бара. Юлда көнче ир-ат тиз янып китә торган сыеклык сатып ала. Өйгә кергәч, хатын-кызның аягы астына яна торган сыеклык түгә һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлый», – дип сөйләде Шептицкий.

Хатын-кыз өйдән күршеләренә чыгып кача, ә тегеләре аңа ярдәм итә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып беткән, ә җинаятьчеләр җинаять урыныннан качып киткән.

Бу факт буенча хатын-кызны йөклелек халәтендә үтерүгә омтылыш буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тәне пешкән хатын-кыз Республика клиник хастаханәсенә урнаштырылган.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/21/183044/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев