Яңа гына гаилә корган булганнар
Башкортстанның Туймазы районында 9 августта көндез һәлакәт булган.
Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны дәваханадә.
Якынча 16:30 сәгатьтә Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлында 22 яшьлек Туймазы кешесе идарә иткән "Kia Rio" һәм 52 яшьлек урындагы кеше идарәсендә булган "Scania" фурасы бәрелешкәннәр.
Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина бөтенләй җимерелгән, ә аннары кюветка килеп төшкән. Юл буйлап кузовның кисәкләре генә чәчелеп калган... Кызганычка каршы, 22 яшьлек егет һәлакәт урынында үлгән, аның хатыны дәваханәгә озатылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле. Авария хәл-шартлары ачыклана.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Yulda-yan-yash-gail-fa-igag-tarigan-403475/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев