Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Зәйдә газ шартлап, биш катлы йортта фатир җимерелгән

Зәйдә газ шартлау аркасында биш катлы йортта фатир җимерелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Никифоров урамындагы 71нче йортта газ шартлавы турындагы хәбәр 17.15 сәгатьтә килгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Зәй гарнизоны коткаручылары йортан зыян күргән өч кешене коткарган. Бер кешене автобаскыч ярдәмендә фатирдан чыгарганнар.

“Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, газ баллоны шартлау аркасында 4 кеше зыян күргән, аның берсе - 13 яшьлек бала. Ике кеше авыр хәлдә, ике кешенең хәле уртача авыр дип бәяләнә.
Зыян күрүчеләр шәһәр хастаханәсенә салынган.

Гадәттән тыш хәл урыныннан беренче фотоларны һәлакәт шаһитлары социаль челтәрләрдә урнаштыра башлады. Кадрларда йортның түбәсе һәм югары каты өлешчә җимерелгәнлеге күренә.

“Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар җимерекләр арасыннан хатын-кызны чыгарганнар. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/22/166462/

Фото: соцсеть

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев