Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Аш серкәсе чистарта, тапны һәм исне бетерә

Блогер Наталья Гыйләҗева, аш серкәсен ризык пешергәндә генә түгел, ә көнкүрештә дә бик яратып кулланам, ди.

  • Ике атнага бер тапкыр җылымса суга 6–7% аш серкәсе салып, суыткычны сөртеп торсаң, анда бернинди тәмсез ис тә булмаячак.
  • Спорт киемнәрен юганда да аш серкәсе төп ярдәмче. Кер машинасына 9 процентлы 100 мл аш серкәсе салсагыз, ике куянның койрыгын бергә тотасыз дигән сүз. Бердән, киемдәге тәмсез исне бетерә, икенчедән, кер юу машинасына дезинфекция ясыйсыз дигән сүз.
  • Ул киемдәге тир һәм дезодорант эзен бик яхшы бетерә. Таплы урынга салып бераз тотсагыз, тапның эзе дә калмаячак. Ефәк тукымалар искәрмә булып тора.
  • Чәйнек, су савыты, вазадагы юшкынны да бик яхшы бетерә.
  • Ирригатор белән кран авызы тишегендәге юшкынга сиптереп тотсагыз, бераздан юшкынны бик яхшы юып төшерәчәк.
  • Шулай ук киемгә ябышкан сагызны да серкә ярдәмендә бетерергә була.

Аш серкәсенең исе начар дип борын җыермагыз, аның исе бик тиз очып бетә. Ә кулланганда кулыгызга перчатка кияргә онытмагыз.

http://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/ash-serkse-chistarta-tapny-m-isne-beter

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яблочный уксус Аш серкәсе обычный уксус

2
X