Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

​БАНК КАРТАСЫН КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАГАН 8 УРЫН

Тере акчалар урынына банк картасы гына йөртергә ияләшеп киләбез. Ләкин ул куркынычсыз түгел. Нинди очракларда бер кат түләгәнче, җиде кат уйлау мөһим соң?

Веб-сайт «HTTPS»тан башланмаса
Әгәр дә сайт адресы әлеге биш хәрефтән башланмый икән, димәк сайт белән бәйләнеш сакланмаган. Карта хакында мәгълүмат керткәндә, тулысынча конфиденциальлеккә өметләнмәгез. Белгечләр сакланмаган сайтлар аша түләүләр үткәрмәскә киңәш итә. Бик кирәк очракларда, исәп-хисапның электрон системасыннан кулланыгыз. 

Электрон почта
Банк картасы реквизитларын күрсәтүне сораган бер электрон хатка да җавап язмагыз. Фишинг корбаны булырга мөмкинсез. Фишинг – интернет-кырыкалдарларының бер алымы. 

«Урам» хәйриясе
 Зур шәһәрләрдә кайбер фондларның волонтерлары урамга чыгып иганә белән шөгыльләнә. Хәйрия бик саваплы эш, тик сак булыгыз! Фонд вәкилләре сезнең белән соңрак элемтәгә керер өчен телефон номеры сорый ала әле. Банк картасын сорарга аларның хокуклары юк. 

Телефоннан сөйләшү
Ышанган иң якын кешегезгә дә телефоннан банк картасы хакындагы мәгълүматны әйтмәскә тырышыгыз. Сөйләшүегезне чит кешеләр тыңларга мөмкин. Бик кирәк икән, смс яки мессенджер аша җибәрегез. 

Интернет-сатучы хакында бернинди мәгълүмат булмаса
Интернеттан әйбер сатып алганда, түләгәнче сатучы хакындагы мәгълүматны өйрәнегез. Башка клиентларының бәяләмәсен укыгыз, социаль челтәрдән аккаунтын карагыз, эзләү системасыннан контакт турындагы мәгълүматны эзләгез.

Түләү картасын сезнең күз уңыннан яшерсәләр
Кайбер чакта (мәсәлән, терминал башка бинада булганда) сатучылар түләү үткәрү өчен картаны хуҗасыннан алырга мәҗбүр була. Күпчелек очракта бар да яхшы тәмамлана. Ләкин белгечләр картаны күз уңыннан җибәрмәскә, түләүне бары тик үзегезнең янда гына үткәрергә киңәш итә. Бигрәк тә, чит илләрдә. 

Җәмәгать урыннарындагы Wi-Fi
Әгәр дә сез җәмәгать урыннарындагы Wi-Fiга кушылгансыз икән, сайтка шәхси яки түләү турындагы мәгълүматны кертүдән чикләнегез. Сезне бик җиңел генә «ватарга» мөмкиннәр.

Күп кеше кулланган компьютер
Мәгълүмат эзләү – күп кеше кулланган компьютердан бары тик әнә шул эшне генә башкара аласыз. Әлеге техникага ышанырга ярамый! Системада «вируслар» булырга яки «клавиатур шпион» кебек программалар куелырга мөмкин. Әлеге программалар клавишаларга басылган мәгълүматны техника хәтерендә саклап калдырырга мөмкинлек бирә.

чыганак һәм фото:http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X