Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бәрәңге чәчәкләрен өзәргә ярыймы һәм сабагын чабарга кирәкме?

Бакчачылар арасында бәрәңге чәчәген өзү турында бәхәс күптәннән бара. Берәүләр фикеренчә, чәчәкләре өзелгән бәрәңгедә онча, аксым һәм С витамины күп була. Икенчеләре чәчәкләрне түгел, ә җимшәннәрне өзәргә тәкъдим итә.

Янәсе, өзелгән җимшәннәр урынына икенчеләре үсеп чыгачак һәм бәрәңге тулысынча өлгерү урынына көзгә кадәр чәчәк атып утырачак.

Өченчеләре исә ачылырга ирек бирмичә, бөреләрне өзеп алу ягында. Зур мәйданда боларны эшләү кыенрак, әлбәттә, ә менә кечкенә бакчада тәҗрибә үткәреп карарга мөмкин, дип яза tukai-rt. Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче галимнәр төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр һәм чәчәкләрне, бөреләрне өзү һәр бәрәңге төренә төрлечә тәэсир итүен ачыклаганнар: уртача иртә өлгерүче төрләрнең уңышы арткан, уртача өлгерүче төрләргә тәэсир әзрәк булган, ә иртә өлгерүче төрләр, гомумән, бернинди нәтиҗә дә бирмәгәннәр.Танылган «Сантэ» төренең чәчәкләрен өзеп алгач, уңыш 20-22 процентка арткан.Ә менә галимнәрнең барысы да бертавыштан бәрәңге алырга ике атна кала сабагын чабарга тәкъдим итәләр. Ул, беренче нәүбәттә, гөмбә авыруы белән зарарланган сабактан йогышның бәрәңгегә үтеп керүен булдырмый кала. Икенчедән, бәрәңге сабагын чабу үсешне туктатып, кабыгы калынаю өчен кирәк. Мондый бәрәңгеләр яхшырак саклана.
 

 

Фото:https://pixabay.com

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев