Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Дөге ярмасының куркыныч үзенчәлеге ачыкланган

Дөге ярмасы ашау йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы артуга йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта фәнни журналга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

 

Манчестер һәм Салфорд университетлары галимнәре Англия һәм Уэльс халкының мәгълүматларын анализлый һәм регуляр рәвештә дөге куллануның организмга йогынтысын бәяли. Сәламәтлеге белән проблема булган кулланучыларның 25 процентында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы югары булуы ачыклана.

Тикшеренүчеләр дөге куллануның сәламәтлек өчен куркынычы алты процентка якын булуын модельләштерү нәтиҗәсендә ачыклаган. Белгечләр билгеләп үткәнчә, дөге үзендә мышьяк тупларга мөмкин, соңыннан ул кеше организмына эләгә. Галимнәр бәяләвенчә, бу элементны хәтта зур булмаган күләмдә озак куллану йөрәк һәм кан тамырлары өчен куркыныч. Ул һәр елны вакытыннан алда үлүнең меңләгән очрагы белән раслана.

Авырулар куркынычын киметү өчен, әлеге продуктны яратучыларга рационын башка ярмалар белән төрләндерергә киңәш ителә. Шулай ук дөгенең төрле төрләрен, мәсәлән басмати яки шомартылган дөгене сайлау хәерле, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X