Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Гөмбә җыя беләсезме?

Җәй ахыры, көз башларында республика территориясендә агулы гөмбә ашап агулану очраклары бермә-бер арта. Гөмбә белән агуланудан сакланыгыз. - бары тик үзегез яхшы белгән гөмбәне генә җыегыз; - гөмбәне чи килеш ашамагыз; - бозылган һәм искергән гөмбәдән ризык әзерләмәгез; - җыелган гөмбәне башта салкын суда юып, бераз суда тотканнан соң, пешереп...

Җәй ахыры, көз башларында республика территориясендә агулы гөмбә ашап агулану очраклары бермә-бер арта.

Гөмбә белән агуланудан сакланыгыз.
- бары тик үзегез яхшы белгән гөмбәне генә җыегыз;
- гөмбәне чи килеш ашамагыз;
- бозылган һәм искергән гөмбәдән ризык әзерләмәгез;
- җыелган гөмбәне башта салкын суда юып, бераз суда тотканнан соң, пешереп алыгыз, гөмбә пешкән суны түгәргә онытмагыз, аннан аш пешерү катгый тыела;
- җыеп кайткан гөмбәне 24 сәгатьтән дә артык эшкәртмичә тотмагыз;
- консервлаганда җитәрлек күләмдә тоз белән уксус салыгыз.
Онытмагыз! Агулы гөмбәләр аланда, кырда үсми. Алар һәрвакыт берән-сәрән генә очрый. Аны исеннән дә танып була. Аның исе төче торма яисә бәрәңге исенә охшаган.
Агулану билгеләре 3-24 сәгать үткәннән соң сизелә башлый. Эч авырта, косасы килә, организмның көчсезләнүе сизелә, тән температурасы төшә. Әлеге билгеләр булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табибка барыр алдыннан, түбәндәгеләрне эшләү мөһим: зыян күрүченең ашказанын чиста су яисә марганец сыекчасы белән юдырырга, күп итеп җылы су һәм күмер даруы эчерергә, хәле начарланса, "ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гљмбђ