Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Иртәнге тугызга кадәр эшләнергә тиешле 7 эш

Сез үзегезне бәхетле хис итү өчен берничә киңәш .

Йокыдан уянуга – елмаерга! Елмайганда баш миенә уңай сигналлар китә һәм көне буе үзегезне бәхетлерәк хис итәрсез. Организмны яңа көнгә әзерләр өчен иртәнге зарядка турында онытмагыз!

Иң гади хәрәкәтләр ясап, сикергәләп алсагыз да, тәнегез сезгә рәхмәт әйтер, үзегезне көчлерәк хис итәрсез!

Иртән торуга зур йотымнар белән бер стакан су эчеп җибәрсәгез – канның оешучанлыгы кимер, кан басымы җайланыр, ашказаны эшчәнлегенә уңай тәэсире булыр.

Дөрес итеп пешерелгән иртәнге аш ул – катлаулы углеводлар белән аксымны туры китерү. Иртәнге аш өчен идеаль вариант: солы боткасы, йомырка тәбәсе һәм яшел чәй. Үзегезне кызыксындырган өлкәгә кагылышлы китаптан берничә бит укып куегыз.

Иртән уку – көне буена мотивацияне арттыра, баш мие тизрәк эшли башлый. Иртән, әле проблемалар, чишеләсе тормыш мәсьәләләре белән башны тутырганчы рәхәтләнеп хыялларга бирелеп алу – безне максатларыбызга якынайта икән.

Ирешергә, алырга, барырга теләгән һәр әйберне детальләре белән күз алдына китерергә тырышыгыз. Уңышка ирешкән спортсменнар, танылган шәхесләр үзләренең һәр иртә саен хыял аша яңа үрләр яулавын сөйлиләр.

Яңа көнгә планнарыгызны язып куегыз. Иң мөһим эшләр исемлектә беренче торырга тиеш!

 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/irtnge-tugyzga-kadr-eshlnerg-tieshle-7-esh

 http://bavly-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X