Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кондиционерлар зыянлымы?

Эссе көннәрдә бүлмәдә кабызылган кондиционер йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүгә һәм салкын тиюгә китерергә мөмкин.

Температураның кискен үзгәрүе аркасында кан тамырлары спазмы барлыкка килә; эсседә авырмас өчен кондиционерның температурасын акрынлап “төшерергә” кирәк.

“Температураның кискен алмашынуы кеше организмына кире тәэсир итә, кан тамырлары спазмы барлыкка килеп, тән температурасы, кан басымы күтәрелә”, - ди гомум практика табибы Витала Воронцова.

Эсседә кан тамырлары киңәя, кинәт салкын бүлмәгә кергәч, алар, киресенчә, тарая, нәтиҗәдә спазм барлыкка килә, дип аңлата ул.

“Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, симерү чиреннән, диабеттан интеккән кешеләргә бу аеруча хәвеф тудыра. Әгәр кешегә салкын тиеп өлгергән икән, өстәвенә, ул еш чирләсә, бу чорда аңа бик сак булырга кирәк”, - ди Русия фәннәр академиясе академигы, инфекционист Виктор Малеев.

Салкын тиюне яисә башка авырулар кискенләшүен булдырмас өчен әкрен суынырга тәкъдим итәләр. “Температура режимын салмак төшерергә киңәш ителә. Тыштагы һәм бинадагы һава температурасы аермасы әллә ни зур булырга тиеш түгел”, - дип билгели Воронцова.

http://www.omet-rb.ru

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев