Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ЛЕНИНОГОРСК БАКЧАЧЫЛАРЫ КОЛАГЫНА: СУГАН НИГӘ ҮСМИ?

— Суганның кыяклары саргая, кайберсе тишелмәде дә. Йолкып карадым, төбендә вак кортлар бар. Аларны бетереп буламы? (Илнар, Кукмара районы.)

Танылган бакчачы Франс Хәлилов: 
— Үсемлек суган чебененнән зарарланган. Бу — суган һәм сарымсак өчен куркыныч, шактый таралган корткыч. Чебен җиргә яки үсемлекнең үзенә йомырка сала. Ул, гадәттә, тузганак чәчәк аткан вакытка туры килә. Бер атнадан аксыл личинкалар чыгып, суган төбенә керә башлый. Шуннан соң суганны берничек коткарып булмый. Зарарланган суганны йолкып, чиләккә җыярга, ул үскән тирәдән туфракны да бакчадан читкә чыгарырга, җирне 30-40 см тирәнлектә казырга. Җирдә дә личинкалар кала, алар, курчакка әверелеп, туфракта кышлый. Киләсе елларда суганны бу урында, хәтта янәшә түтәлдә дә үстерергә ярамый. 

Суган чебененнән саклау өчен, орлыклык суганны утыртыр алдыннан 
2-3 сәгать марганцовканың куе эремәсенә салып торалар. Эремәдән алып, шундук утыртырга кирәк. Тузганак һәм чия чәчәк атар алдыннан суган түтәленә тәмәке, чамбыр кебек исле үләннәр ташлагыз. Суган һәм кишерне чиратлаштырырга тырышыгыз, чөнки суган чебененә кишер исе ошамый. Кайбер суганның тишелә алмавы корткыч йомырка салган суган орлыгы үстерүегезне күрсәтә.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_3460%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев