Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Машина двигателе кызуга ниләр сәбәпче була ала?

1. Термостатның эштән чыгуы — иң киң таралган сәбәп. Приборлар панелендә двигатель температурасы күтәрелсә, туктап, радиатор астын тотып карарга кирәк. Аскы шланг салкынча икән, димәк, термостат ватылган. Аны тизрәк алыштырырга кирәк. 

2. Радиатор эссе булса, аның пычрануы яки вентилятор сәбәпче булырга мөмкин. Температура датчигы яисә саклагыч эштән чыгу ихтималы зур. 

3. Әгәр машинаның яше 10 елдан арткан һәм радиатор бер тапкыр да юылмаган икән, сәбәп нәкъ шунда булырга мөмкин. 

4. Вентилятор эшли, әмма радиатор суынмаса, бу суыту системасында һава бөкесе барлыкка килү турында сөйли.

https://vk.com/irekmaydani

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев