Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Мунча яратучыларга киңәшләр

Моны белү файдалы

*Чабынырга барганчы ике сәгать алдан ашагыз.

Тик шартлаганчы түгел. Артык күп ашап яки ач карынга чабынырга ярамый, организмда җылылык алмашы бозыла. Аңыгызны җуюыгыз бар яки кан басымы күтәрелергә мөмкин.

*Пар бүлмәсендә 2-3 минут аскы киштәдә утырыгыз. Бу вакыт эчендә эссегә ияләшәчәксез. Шуннан соң гына өскә менеп утырыгыз.

*Тәнегез төсенә игътибар итегез. Ул алсу булырга тиеш. Әгәр дә кызыл таплар барлыкка килә кән – тәнегез артык кызган дигән сүз.

*Башыгыз белән салкын суга чумыгыз, юкса кан тамырлары кискен кысылачак. Кан башка йөгерә. Моның нәтиҗәсендә баш авыртуы һәм җилкәдән өстәрәк – авырлык. Инсульт булуы мөмкин.

*Чиста яки минераллы су эчегез. Чабыну бүлмәсенә кереп чыгу арасында 1-2 стакан. Алкогольдән баш тартыгыз. Спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра, ә мунчада болай да сыеклык күп югала.

*Пешекләнгән себерке белән чабыныгыз. Аны 15-20 минутка кайнар суда тотыгыз. Мондый массаж кан әйләнешен яхшырта, тире күзәнәкләрен сулата. Тирләгәннән соң кызуны куыгыз. Моның өчен баш очында себерке яки сөлге селкергә кирәк.

чыганак:http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев