Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

ҺӘР ЯШЕЛЧӘНЕҢ ҮЗ ДӘВАСЫ 

Сәламәт буласыгыз килсә, яшелчәләрдән баш тартмагыз. Һәркайсы файдалы. 

БӘРӘҢГЕ. Кабыгы белән пешкәне файдалырак. Бөерләр эшчәнлеген җайга сала. Ашказаны-эчәк тракты чирләре, атеросклероздан ярдәм итә. 

КИШЕР. Каротин һәм А витамины чыганагы. Кан составын яхшырта, бөерләр һәм бәвел куыгындагы ташларны чыгара. Геморрой, пешү, өшү, җәрәхәтләрне дәвалый. Йөрәк-кан тамырлары системасын, чәч һәм тырнакларны ныгыта. 

БАШЛЫ КӘБЕСТӘ. Эч кату, подагра, йокысызлык, симерү, ашказаны җәрәхәте, шикәр чиреннән файдалы. Ул яман шешкә каршы көрәшә, матдәләр алмашын җайга сала, йөрәк һәм кан тамырларына файдалы. 

КЫЯР. Бавыр, бөер, ашказаны, эчәк чирләреннән саклый, шлакларны чыгара. 

БАЛЛЫ БОРЫЧ. С витаминына бай. Ул күбрәк сабак очына туплана. Моннан тыш, әлеге яшелчәдә В төркеме, Р, РР витаминнары, калий, натрий, кальций, тимер, фосфор күп. Даими баллы борыч ашап, ашкайнату эшчәнлеген җайга салып була, ул организмны чистарта. 

КАБАК. Пешү, экзема, эч катудан файдалы. Диетик туклану өчен туры килә. Орлыгы паразитларны чыгара, тырнак, чәчләрнең торышын яхшырта. 

ТОМАТ. Йөрәк, кан тамырлары, җенес бизләре чирләре, авитаминоздан файдалы. Бөерләр һәм эчәклек эшчәнлеген яхшырта. Азканлылыктан да файдасы бар, холестеринны киметә. 

ЧӨГЕНДЕР. Эч кату, гипертониядән ярдәм итә. Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, токсин һәм шлакларны чыгара. Ашказаны, бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен файдалы. 

БАКЛАЖАН. Диетик яшелчә. Холестеринны төшерә, кан тамырларын чистарта. 

САРЫМСАК. Гипертония, атеросклероз, бронхит, бавыр, үт куыгы чирләреннән файдалы. Табигый антибиотик, антисептик, микроб һәм гөмбәчекләргә каршы тору сәләте күптән исбатланган. 

СУГАН. Грипп һәм салкын тиюгә каршы көрәшә, матдәләр алмашын яхшырта, канны чистарта. 

ТОРМА. Бөер һәм бәвел куыгыннан ташларны чыгара, бронхит, туберкулезны дәвалый, бәвел һәм үт суын куа. Бала имезүче аналарның сөтен арттыра. 

РЕДИС. Аллергия, азканлылык, ютәлдән булыша, ашказаны-эчәк тракты өчен файдалы. Андагы клетчатка организмны чистарта. Атеросклероз булганда, буыннар авыртканда редис ашарга кирәк. 


"Тәмлетамак" газетасы

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X