Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Роспотребнадзор белгечләре репеллент сайларга өйрәтә

Репеллентлар - төрле организмнарны куркыта торган матдәләр. Еш кына әлеге терминны кешеләргә һәм җәнлекләргә бик нык комачаулый торган һәм тешләгәндә куркыныч авырулар белән зарарларга мөмкин булган буынтыкаяклыларга (бөҗәкләр һәм талпаннар) карата кулланалар.

Кайбер репеллентлар нигезендә табигый матдәләр тора. Мондыйларда эфир майлары күп була.
Репеллентларның тәнгә һәм киемгә сөртә торганнары бар. Тәнгә крем, гель, лосьон, эмульсия кебекләрен сөртергә, ә тәнгә һәм киемгә аэрозоль, спрейларны сөртергә кирәк. Озынборыннарга каршы булган репеллент-спрейларны  киемгә яки чәчкә сибәргә кирәк. Әгәр кызынырга уйлыйсыз икән, бу вариант отышлы түгел. Бу очракта репеллент-крем яки лосьоннарга тукталырга була. Шулай да аны тәнгә ышкырга тырышмагыз, бары тик җиңелчә генә сөртергә кирәк. Репеллентлар ике-өч сәгать кенә тәэсир итә, тиешле вакыт узгач, аны кабат сиптерергә кирәк.
Киемгә сөртүнең берничә өстенле ягы бар: беренчедән, тәэсире берничә тәүлеккә җитә, икенчедән, кешегә токсик яктан тәэсир итүе кимрәк.
Кайберәүләр репеллентлар талпаннарны үтерергә сәләтле дип уйлап ялгыша, югары токсинлы матдәләре булган репеллентлар талпаннарны куркытырга гына сәләтле. Талпаннарга каршы нәтиҗәле дип махсус акарицид һәм инсектоакарицид чаралар санала. 
Репеллентларны сайлаганда берничә киңәшне истә тотарга кирәк:
-    һәрбер репеллентның дәүләт теркәве турында таныклыгы була, аның номеры этикеткада күрсәтелә, моның хакта сатучы да белә;
-    реплеллентны  куллану, куркынычсызлык чаралары турында этикеткасында язылган булырга тиеш, укып, карап алырга кирәк;
-    бөҗәкләрдән саклау вакыты да этикеткада языла,  саклау вакыты берничә факторга да бәйле.
Соңгы вакытта репеллентларның популяр формалары да киң кулланылышка керде. Болар: браслет, наклейкалар (стикер, пластырь). Мондый саклану чаралары бөҗәкләр аз булган урында гына нәтиҗәле (аларның этикеткасында да шулай язылган булырга тиеш).


Роспотребнадзорның Лениногорск бүлеге 

Бу кызык. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, беренче кан төркеменә ия булучыларны, башкаларга караганда, озынборыннар ике тапкыр күбрәк ярата. Икенче урында - өченче кан төркемле кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X