Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Үсентеләрне үзебез үстерәбез

Чәчкәннән соң барлык культуралар өчен дә кирәк булган температура — 20-25 градус чамасы. Шундый җылылыкта орлыклар бик тиз шытып чыга. Дым саклау өчен савытларны үтәкүренмәле капчык белән каплыйлар һәм көненә берничә тапкыр җилләтеп торалар. Шытымнар берәм-сәрәм калкып чыгу белән капчыкны алалар.

Баштагы мәлдә үсемлекләргә яктылык һәм түбәнрәк температура кирәк. Шытымнарны 5-7 тәүлек буена көндез дә, төнлә дә салкынча урында тоталар. Шытымнарга кар һәм яңгыр суы аеруча файдалы. Тик су салкын булырга тиеш түгел, чөнки үсемлекләрнең “караяк” дип аталучы гөмбәчек белән зарарлануы ихтимал (туфрак тирәсендә үсемлекнең сабак нигезләре карала һәм корый). Сабакларның төсе үзгәрә башласа, сыек алсу төстәге марганцовкалы су бөркиләр. Бу тукландыру да, авырудан саклау чарасы да булып тора. Үсентеләрне пикировкаламыйча да, пикировкалап та үстерергә мөмкин.

Орлык өлешле яфраклар чыгарган, яки беренче чын яфраклары булган бик яшь шытымнарны күчереп утыртуны “пикировка” дип атыйлар. Кәбестә, помидор, борыч, баклажан, сельдерей, суган, салат үсентеләрен күчереп утырталар. Әгәр алар сузылып-озынаеп китә башласа, икенче кат пикировкалыйлар (борычны, помидорны), тик бу өченче чын яфрак чыкканчы эшләнә. Күчереп утыртыр алдыннан туфракка мул итеп су сибәләр. Үсентеләрне орлык өлешле яфракларына кадәр күмдереп, туфрак белән тигезләп кысып куялар. Шунда ук аларга җылы су бөркиләр, 2-3 көн караңгырак, салкынча урында тоталар.

Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен рассаданы аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утыртырга киңәш ителә. Аерым үскән рассада җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.

Кыяр, кавын, карбыз, кабак, ташкабак, патиссон кебек үсемлекләрнең орлыгын торф-черемә чүлмәкләргә, сөт, кефирдан бушаган савытларга аерым чәчеп үстерәләр, чөнки аларның тамыр системалары көчсез була. Үз балчыкларыннан башка күчереп утыртуны бу үсемлекләр начар кичерә, еш кына һәлак була, яки бик акрын тамырлана.

Утыртуга 12-15 көн кала рассаданы чыныктыра башлыйлар. Башта көндезгә генә, ә аннары төнгә дә тышка чыгарып куялар. Яхшы рассада куе яшел төстә була. Җиргә утыртырга 10-12 сәгать кала үсентеләргә күп итеп су сибәләр. Аны иртән-иртүк яисә кичен соң гына (болытлы көн булса, бигрәк тә яхшы) бакчага утырталар.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев