Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сканворд чишү Альцгеймер авыруыннан коткарамы?

Шигырь ятлау, сканворд чишү Альцгеймер авыруын кисәтә дип укыган идем. Бу дөрестән дә шулаймы икән?

 

– Мәрхүм әтиебез озак еллар Альцгеймер авыруыннан интекте. Картлык көндә бу чир үзебездә дә булмаса ярар иде дип куркам. Шигырь ятлау, сканворд чишү Альцгеймер авыруын кисәтә дип укыган идем. Бу дөрестән дә шулаймы икән?

Зөлфия Гарипова, Әлмәт.

Укучыбыз соравына Гөлназ Таюпова түбәндәгечә җавап бирде:
– Юк, сез телгә алган чараларның берсе дә Альцгеймер авыруыннан коткармый. Бу уңайдан галимнәр хәтта махсус тикшеренү дә уздырган. Моның өчен алар иң элек өлкән яшьтәге кешеләрне ике төркемгә бүлгән. Аларның берсе дә Альцгеймер авыруыннан интекмәгән, хәтерләре дә яхшы булган. Беренче төркемгә кроссворд, сканворд чишәргә яратучыларны, икенчесенә, киресенчә, бу шөгыльгә бөтенләй битараф кешеләрне җыйганнар.

Берничә елдан соң тикшеренүгә нәтиҗә ясаганнар. Нәтиҗәдә, сканворд, кроссворд чишәргә яратучылар арасында Альцгеймер авыруыннан интегүчеләрнең күбрәк булуы ачыкланган. Шигырь ятлаганда да без билгеле бер мәгълүматны хәтер капчыгына салып куябыз да кирәк чакта чыгарабыз гына. Шуңа күрә Альцгеймер авыруын кисәтү өчен мантыйк белән бәйле биремнәр эшләргә кирәк. Чит телләр өйрәнү дә ярдәм итәчәк.

"Ватаным Татарстан"

http://baltaci.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X