Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тамак борчый башлаган чорда ромашка, шалфей яки тырнак гөле төнәтмәсе файдалы

Тамак төбе борчый башлаган чорга да бармак аша карарга ярамый, ди табиблар.

Авырту борчый башлаган беренче көнне үк тамакны көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Ромашка, шалфей яки тырнак гөле бигрәк тә файдалы. Төнәтмә ясау өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15–20 минут каплап тотасың. Муенга компресс куюның да файдасы булмый калмас. Моның өчен марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып, авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куясың.

Редакциядән: тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Киңәшләрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/tamak-borchyy-bashlagan-chorda-romashka-shalfey-yaki-tyrnak-gle-tntmse-faydaly

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ромашка горло чем лечить горло шалфей