Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ташкабак тиз өлгерсен, дисәгез...

Ташкабак һәм патиссонның куак булып үскән сортларын сайлагыз. Андыйлар күп урын алмый, мул уңыш та бирә. Аларның орлыкларын турыга түтәлгә чәчеп тә, үсентеләр итеп тә үстерергә була. 

Үсентеләрне 8X8 яки 10X10 сантиметр зурлыктагы савытларда үстерәләр. 25-30 көнлек булгач, алдан әзерләп куелган ояларга утырталар.
Түтәлне үтәкүренмәле пленка белән каплаганда, ташкабак тизрәк үсә. Моның өчен иске пленкалар файдаланыла: аны түтәлгә җәяләр, кырыйларын балчык белән бастырып чыгалар һәм 70х70 сантиметр чамасы аралар калдырып кискәлиләр. Аннары кискән урыннарга үсентеләрне утыртып чыгалар. Пленка астында туфрак иртәрәк җылына һәм ул үсемлекнең тизрәк өлгерүен тәэмин итә. 
Чәчәкләре бөҗәкләр белән яхшырак серкәләнсен өчен ташкабак чәчәк аткан вакытта япмаларны алып торалар. Үсемлекләр артык куе булганда, аларның 2-3әр яфрагын өзеп чыгалар. 
Ташкабак һәм патиссон 7-10 көнлек булгач та өзеп ашый башлыйлар. Алар артык үссә, тәмсез һәм ашарга яраксызга әверелә. Өлгерә баруына карап, артык зур үсүенә юл куймыйча, ташкабак һәм патиссонны даими җыеп торырга кирәк. Бу яшелчәләрне кыздырып та, фарш ясап та, маринадлап та, уылдык рәвешендә дә ашарга мөмкин. 

http://Кызыл Таң

фото:/pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев