Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Тырнак лагын бетерә торган сыеклыкны өйдә куллануның унике ысулы

Тырнактагы маникюр лагын бетерү өчен ацетон нигезендә ясалган сыеклык төрле очракларда ярдәмгә килергә мөмкин.

Бу турыда киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та язылган.

Кухня идәнендәге тапны бетерә. Тырнак лагын бетерә торган сыеклык белән чылатылган мамык диск ярдәмендә идәндәге плитканы чистартып була.

Пыяла, күн, ламинатлы өслекләрдәге маркер эзен бетерә. Башта ацетон өслекнең структурасын бозмыймы икәнен тикшерергә онытмагыз!

Бритва, маникюр коралларының лезвиеләрен дезинфекцияли.

Тәрәзә пыяласындагы буяуны чистарта.

Лакланган аяк киемен, сумкаларны кабат ялтырата.

Тукымадагы ручка белән язылган эзне бетерә.

Суперкеләйне дә тырнак лагын бетерә торган сыеклык белән эретеп була.

Көнкүреш техникасына ябышып эрегән пластикны бетереп була. Мәсәлән, плитә кырыена эләгеп, пластик пакет эресә.

Күн, пыяла, металл өслекләрдәге ябышкак пычракны чистарта. Мәсәлән, наклейка, этикетка, скотч эзен тырнак лагын бетерә торган сыеклык белән чистартырга мөмкин.

Клавиатурадагы тузан, азык валчыклары җыелып, таплар барлыкка килсә, тырнак лагын бетерә торган сыеклык кулланыгыз. Теш пастасы һәм мамык тампон, тырнак лагын бетерә торган сыеклык ярдәмендә клавиатураны рәткә китереп була.

Чәй карасы каткан чокырны да тырнак лагын бетерә торган сыеклык белән чистартып була, аннары яхшылап юарга онытмагыз!

Сантехникага ябышып каткан пычракны тырнак лагын бетерә торган сыеклык белән бетерергә мөмкин. Ацетонны суда эретегез дә, ванна, унитазларны чистартып алыгыз.

 

http://maydan.tatar/tyrnak-lagyn-betere-torgan-syeklykny-ojde-kullanunyn-unike-ysuly/

Фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев