Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Утыртыр алдыннан суганны сода эремәсендә җебеткәнегез бар идеме?

Суганны утыртыр алдыннан болай эшкәртү ысулы яз өчен дә, көз өчен дә ярый. Содалы суда җебетү уңышны арттыра һәм «стрелка»га китүдән саклый. 

Әлеге ысулның яхшы нәтиҗәләренең сере – соданың антисептик үзлегендә һәм эремәнең температурасында. Су кайнар булырга тиеш! Минимум 45 градус, ә 55-60 булса тагын да шәп. Бу очракта җебетүнең файдасы тагын да күбрәк.
Алабыз 1 литр кайнар су (45-60 градус), 1 чәй кашыгы өеп аш содасы. Җебетү вакыты – 30 минут. Эремә бик тиз суынмасын өчен, өстен каплап, калын чүпрәк белән төреп куегыз.
Җебетергә салыр алдыннан кул белән әвәләгәндә салынган кадәрен җиңелчә генә  кабыгыннан арындырыгыз. Бөтенләй чистартып төшерергә дә ярамый. Көз көне утыртканда суганны кисмәгез, чөнки бу төрле авыруларга сәбәп була.
Сода, шулай ук, туфракның әчелеген дә киметә. Аны суган утыртканда көл яки доломит оны урынына да кулланырга мөмкин. Чокырларны җиңелчә генә «пудралап» тиз генә суганны төртергә кирәк.     

фото:Илсөя Завилейская

чыганак:http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X