Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 февраль - 21 февраль атнасына йолдызнамә

Кучкар Атнаның беренче ике көне кучкарлар өчен иң уңышлы булачак, күптәнге хыялларны тормышка ашыра алырсыз. Бу көннәрдә иң авыр бурычлар өстендә эшләргә була, йолдызлар сезгә ярдәм итәчәк. Атна уртасында өстәмә акча эшләү мөмкинлеге килеп чыгар. Яллар бик күңелле мәшәкатьләр белән узачак.


Үзезбозау
Әгәр дә яраткан кешегез сәгатьләре буе сезнең хис-кичерешләрегезне, борчуларыгызны тыңлап утырырга әзер икән, сез аңа бик күп нәрсәләрне гафу итәчәксез. Аннан сез бүген уйларыгызны аңлавын, сезнең белән соклануын көтәсез. Әгәр дә бу шулай булмый икән, мөнәсәбәтләрнең бөтенләй дә юкка чыгуы ихтимал.

Игезәкләр
Гаиләдә сезне лидер итеп күрәләр. Сездән төпле киңәш көтәләр. Шуңа күрә әзер булыгыз – киңәш биреп кенә калмыйча, әйткән сүзләрегез өчен җавап та тотарга кирәк.  Әгәр дә нәрсә дә булса тиешенчә бармаса, якыннарыгыз сезгә карата кискен тәнкыйть сүзләрен ирештерергә мөмкиннәр.

Кысла
Атна башында кыслаларга эштә, шулай ук партнерлар белән аралашканда низаглар китереп чыгармаска тырышырга кирәк. Артык тәкәбберлек, үзеңнекендә тору теләге сез көткән нәтиҗәгә китермәячәк. Медицина тикшерүе үтәр өчен кулай вакыт – диагноз тиз һәм дөрес итеп куелачак. Ләкин белгечне сайлауга бик тә җитди карарга кирәк.


Арыслан
Сез энергиянең ташып торуын тоячаксыз. Көч һәм үз-үзегезгә ышанучанлык көннән көн арта бара. Романтик мөнәсәбәтләр, эштә көтелгән үсеш – болар барысы да сезне шатландырып, дәртләндереп торачак. Әгәр дә нинди дә булса гаилә бәйрәмен үткәрергә планлаштырасыз икән, аны шәһәрдән читтә, бигрәк тә саф һавада уздыру кулай булыр.

Кыз
Атна бик актив башланып китәчәк, сез күп вакытны үзегезгә, үзегезне тышкы кыяфәтегезгә багышлыйчаксыз. Сезгә бу вакыт аралыгында спа-процедуралар, йөзү бик файдалы булачак. Шәхси тормышта үзгәрешләр көтелми. Гаиләле кешеләргә мөнәсәбәтләрне уңай, күтәренке эмоцияләр белән баету яхшы булыр.


Үлчәү
Финан ягыннан әллә ни үзгәрешләр көтелми. Шулай да, планеталар торышы сезнең алда моңарчы сезгә таныш булмаган өлкәләрдә акча эшли алу мөмкинелеге ача алачак. Шәхси мөнәсәбәтләрдә кризис вакыты килеп җитәргә мөмкин. Сабырлык һәм негатив хисләрне йөгәнли белү генә низаглардан саклап кала алачак.

Чаян
Атна башы көндәлек мәшәкатьләр, өй буенча бурычларны үтәү белән үтеп китәчәк. Әллә ни борчулар да, шатлыклар да көтелми. Бөтен гаиләгез белән ял итү турында уйланырга була. Ләкин ял итү урынын сайлауга бик җитди карарга кирәк. Өйдән еракка китәргә кирәкмәс, дусларга кунакка барырга, яки арендага дача алырга була.

Укчы
Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәре укчылар өчен бик шатлыклы һәм позитив булачак, шәхси тормышта да, эштә дә күңелле сюрпризлар көтә аласыз. Үсеп баручы Ай бик күп уңай энергия алып киләчәк. Ул шулай ук мәхәббәт өлкәсендә дә романтик рух, җылы мөнәсәбәтләр вәгъдә итә.


Кәҗәмөгез
Эштә сез керткән үзгәрешләр хезмәттәшләрегезне шаккатырачак. Әгәр дә сез кинәт кенә дресс-кодны алмаштырсагыз, башкалар да сездән үрнәк алачак. Киңәшмәләрдә күрсәткән активлыгыгыз җитәкчелекнең сезгә карата игътибарын арттырачак. Монда иң мөһиме – артыгын кыланмау, оригинальлекне чамалы гына кулланырга кирәк.

Сукояр
Хезмәттәшләр һәм яраткан кешеләрегез белән мөнәсәбәтләр аркан тартышуны хәтерләтә ала. Ләкин барысы да алай ук җитди түгел, теләсә кайсы низагны җиңел генә хәл итү юлын табарсыз һәм бу сезнең абруегызга берничек тә йогынты ясамаячак.  Берникадәр җыелган киеренкелекне ял көннәрендә тарата алачаксыз.

Балык
Атна башында финанс өлкәсендә уңай үзгәрешләр көтелә. Бу көннәрдә сезгә күптәнге бурычны кайтарырга мөмкиннәр, шулай ук өстәмә акча эшли алу мөмкинлеге туачак. Бу вакыт аралыгында шәхси тормышта сезгә яшел утлар гына янып торачак. Планеталар торышы сезгә матур, истә калырлык очрашулар вәгъдә итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев