Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

17 - 23 август атнасына йолдызнамә

Кучкар Сезне һәр адым саен диярлек авантюралар көтеп торачак. Бәхәсле сораулар туганда берәрсе белән киңәшләшү яхшы булыр, үз-үзегезгә генә ышанмагыз. Ял көннәрендә эш турында онытып торыгыз. Дусларыгыз белән аралашыгыз, бигрәк тә алар белән инде күптән күрешкәнегез булмаса.


Үгезбозау
Бу вакыт аралыгында барысына ди җитешү өчен сезгә уйлап табучанлыкны күрсәтергә кирәк булачак. Өй һәм гаиләгезгә игътибар җитмәячәк, ләкин сез бүтән эшләрне башкарып чыга алачаксыз. Сезнең алда яңа перспективалар ачылуга гаҗәпләнмәгез. Тәкъдимнәр булса, ризалашыгыз.


Игезәкләр
Сайлаган юнәлешегез буенча алга баруны дәвам итегез. Уйларыгыз төрле хыяллар белән тулы булачак, тик әлегә аларның тормышка ашуы мөмкин түгел. Бу вакыт эчендә сез кинәт туган карарлар кабул итәргә мөмкинсез. Кызганычка каршы, аларның кайберләре дөрес булмаячак.


Кысла
Очрашуларга барырга әзер булып торыгыз: андый берничә тәкъдим килеп ирешәчәк. Шулай да, сезне ошатып йөрүчеләрне яхшылап өйрәнегез. Акчага бәйле карарларны кат-кат үлчәп кабул итегез. Ашказаны белән бәйле күңелсезлекләр килеп чыгуы бар. Ризык белән игътибарлырак булыгыз.


Арыслан
Сезнең белән булган вакыйгалар очраклы түгел. Билгеләргә игътибар итегез, алар сезгә дөрес юлны сайларга ярдәм итәчәк. Мәхәббәт бу вакыт аралыгында беренче планга чыгачак. Хәтта эштәге кайбер карарларны да сез моның аркада соңартырга мөмкин.


Кыз
Әлеге вакыт эчендә күчемсез милек белән бәйле килешүләр төзү яхшы булачак. Бигрәк тә аны сатып алу отышлы. Бурычка акча алырга тырышмагыз, кире кайтаруы авыр булачак. Тамагыгызны саклагыз, салкын тидерүегез ихтимал. Борчый башласа, тизрәк чарасын күрегез.


Үлчәү
Бу вакыт аралыгында күңелегезгә хуш килгән кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз. Кәефегезне боза алырлык кешеләрне якын китермәгез. Бу ялларда иң яхшысы  - табигать кочагында ял итү. Иң мөһиме, җылы киемнәрне күбрәк алыгыз, салкын тиюдән сакланыгыз.


Чаян
Мәшәкатьләр һәм бурычлар күплегеннән башлар әйләнерлек. Барысын да планлаштырып, һәркайсын үтәп чыгуга аерым вакыт билгеләп куйсагыз, җиңелрәк булачак. Якын киләчәктә сезне бүләк көтә. Ул шулай ук матди рәвештә дә булырга мөмкин.


Укчы
Шикләнү һәм куркуны үткәннәрдә калдырырга туры киләчәк. Яңа эшләр башлаганда алар бик тә нык комачау итә алалар. Туганнарыгыз хәлне катлауландырырга мөмкин, шуңа күрә нинди кыенлыклар белән очрашканыгыз турында әлегә сөйләп тормагыз. Балаларыгыз белән аралашырга онытмагыз, алар сезне сагынып, игътибар көтәләр.


Кәҗәмөгез
Шушы вакыт эчендә сезгә очраган кешеләр белән аралашудан нинди дә булса файда алырга тырышыгыз. Ә менә якыннарыгыз белән уяу булыгыз: иң кирәкле вакытта сезне уңайсыз хәлдә калдырулары бар. Арагызда нинди дә булса аңлашылмаучылыклар килеп чыккан кеше белән утырып, күңелегезне ачып сөйләшергә була.

Сукояр

Ясаган хаталар турында уйлап борчылмагыз. Тиздән барысын да төзәтә алачаксыз. Әгәр дә сезгә берәр кеше ошый икән, аңа бу турыда әйтегез. Бу көннәрдә беренче адым ясарга курыкмагыз. Югыйсә, сез бөтенләй дә игътибардан читтә калырга мөмкин.


Балык
Якын кешегез белән талашудан качып булмыйчак, тырышмагыз да. Бер-берегезгә тынычланыр өчен вакыт бирегез. Эштә сезне игътибарсызлык аркасында мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Кайберләрен берничә тапкыр үзгәртергә туры киләчәк. Моңа әзер булып торыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев