Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2 меңгә якын татарстанлы #МойТатарстан фотомарафонында катнаша

«МойТатарстан» масштаблы фотомарафоны көчәя бара: анда катнашу өчен 2 меңгә якын татарстанлы теркәлгән һәм катнашучылар саны арта бара.

Хәзерге вакытта фотомарафон кысаларында #ПрекрасныйТатарстан хештегы белән 3500 дән артык фотография чыгарылган инде.

Төп бүләкләрдән тыш, атна саен призлар уйнатыла, анда акыллы колонкалар отарга мөмкин – аларны социаль челтәрләрдә бастырылган иң яхшы фото авторлары ота.

Узган атнада Казаннан Хәйдәр Миров җиңүче булды. Фотомарафонда телефон яки фотоаппарат, «ВКонтакте» яки «Инстаграм» социаль челтәрендәге аккаунт булган һәркем катнаша ала.

Катнашучыларның төп бурычы - Татарстанның кызыклы фоторәсемнәрен булдыру, аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару, #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән билгеләп үтү.

Фотомарафонда җиңүчеләр кыйммәтле призлар 13 сентябрь көнне тантаналы чарада алачаклар.

Алар арасында квадрокоптер, зеркалкасыз фотокамералар, акыллы колонкалар, экшн-камера һәм башка кыйммәтле бүләкләр бар.

Марафонга 8 сентябрьдә - эшләрне кабул иткәнче теләсә кайсы көнне кушылырга мөмкин.

Инстаграм: @tatarstantop

ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop

Сораулар буенча телефон: +7(843)266-90-80


http://almet-rt.ru/news/konkurs/fotomarafon

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X