Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2015 ел соңгы иң җылы еллар дүртлегенә кергән

Татарстанда 2015 ел 1951 елдан соңгы иң җылы еллар дүртлегенә кергән. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары сөйли. Былтыр еллык уртача һава температурасы климатик нормадан 2 градуска югарырак булган. Узган елга караганда 1995, 2008 һәм 2013 елларда гына җылырак булган. Ул вакытта һава температурасы нормадан 2,6,...

Татарстанда 2015 ел 1951 елдан соңгы иң җылы еллар дүртлегенә кергән. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары сөйли.
Былтыр еллык уртача һава температурасы климатик нормадан 2 градуска югарырак булган. Узган елга караганда 1995, 2008 һәм 2013 елларда гына җылырак булган. Ул вакытта һава температурасы нормадан 2,6, 2,4 һәм 2,1 градуска гына тайпылган.
2015 елда нормага карата иң җылы ай булып февраль танылган - температура тиешле нормадан 4,7 градуска югарырак күтәрелгән. Ә иң салкыны июль булган - климатик нормадан 1,6 градуска түбәнрәк.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев