2024 елда Россия мәктәпләрендә  яңа фән барлыкка киләчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

2024 елда Россия мәктәпләрендә яңа фән барлыкка киләчәк

2024 елда Россия мәктәпләрендә «гаилә белеме» дигән яңа фән керә башларга мөмкин.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Спикер сүзләренчә, әлеге дисциплина өчен аерым дәреслек әзерләнә. Останина аның командасының мөстәкыйль предмет буларак әлеге дисциплинаны кертүдә Мәгариф министрлыгын инандыра алачагына ышана.

Искәртеп узабыз, «гаилә белеме» - яшүсмерләрне алдагы гаилә тормышы һәм балалар тууга әзерли торган яңа фән. Ул шулай ук психология һәм педагогика буенча да белемнәр бирәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: Татар информ

 


Нет комментариев