Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

21-27 мартка йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада сездә үзегезне күрсәтү теләге уяныр, шул рәвешле башкалардан аерылып торасыгыз килер. Моның өчен тышкы кыяфәтегезне үзгәртү өстендә эшли башларсыз. Атна уртасында күңелле очрашулар, каядыр барып кайту да инкарь ителми. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен һөнәри абруйга ирешү һәм тәҗрибә арттыру ихтималы зур булачак. Башлаган эшләрне тәмамлау мөмкинлеге...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада сездә үзегезне күрсәтү теләге уяныр, шул рәвешле башкалардан аерылып торасыгыз килер. Моның өчен тышкы кыяфәтегезне үзгәртү өстендә эшли башларсыз. Атна уртасында күңелле очрашулар, каядыр барып кайту да инкарь ителми.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен һөнәри абруйга ирешү һәм тәҗрибә арттыру ихтималы зур булачак. Башлаган эшләрне тәмамлау мөмкинлеге туачак. Килеп туган проблемаларны чишү авыр бирелмәс кебек. Карарларны үзегез теләгәнчә кабул итәрсез. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада сезгә бик күп кеше белән аралашырга, килешүләр төзергә туры киләчәк. Шулай ук еш кына интернет ярдәмен кулланырга кирәк булачак. Гаиләдә тулы гармония булыр дип вәгъдә итә йолдызлар. Ял көннәрендә тыныч ял итеп булмаячак, көтелмәгән вакыйгалар туачак.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, һөнәри өлкәдәге үзгәрешләргә әзер торыгыз. Тормыш максатын һәм өстенлеген үзгәртергә мәҗбүр итүче вакыйгалар килеп туарга мөмкин. Тәвәккәл булсагыз, теләгәнегезгә ирешерсез.ял көннәрен якыннарыгыз белән уздырыгыз, әмма сүзгә килүдән сакланыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сез бу атнада философия һәм психология фәннәре белән кызыксына башларсыз. Командировкага чыгып китүегез ихтимал. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ. Күңел ачу чарасына баругызның ахыры күңелсез тәмамланмасын дисәгез, хисләрегезне йөгәнләп тотыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, сезгә тәвәккәллекне бу атнада читкә калдырып торырга кирәк. Ахыры күңелсез тәмамланыр дип уйласагыз, бернинди эш-гамәл дә кылмагыз. Финанс өлкәдә югалтуларга дучар булуыгыз бар. Хроник авыруларыгыз уянырга мөмкин. Өегездә генераль җыештыру планлаштырыгыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, фикер каршылыклары булу сәбәпле, хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүегез ихтимал. Артык эмоциональ булуыгз сезнең файдага түгел. Романтик өлкәдә уңышлар көтә. Яраткан кешегез белән аралар яхшы, сез бер-берегезне ярты сүздән дә аңлыйсыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сезнең өскә бик күп проблема һәм бурычлар төшәр. Берәр туганыгызга ярдәм итәргә туры килер. Стресс һәм артык йөкләнешләрдән качарга тырышыгыз. Йортыгызны тәртипкә китерү белән шөгыльләнегез. Сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, балаларыгыз белән проблемалар килеп тууы бар. Нервыларыгызны саклагыз, артык әйтеп яисә эшләп ташлавыгыз бар. Көтегез, бар да җайланыр. Яраткан кешегез белән аралашканда сабыр булу сорала. Сезнең өчен кызыклы булган яңа кшеләр белән танышуыгыз бар.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, өстәмә табыш яки күптән теләгән әйберегезне сатып алу ихтималы зур. Авызыгызны үлчәп ачсагыз, якыннарыгыз белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап кала алырсыз. Көндәлек тормышта килеп туган вак-төяк мәшәкатьләргә артык игътибар бирмәгез.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, бу атнада аралашу даирәгез үзгәрергә мөмкин. Элеккеге дусларны онытып, яңалары белән танышуыгыз бар. Әмма йолдызлар сыналганнары гына ярдәм кулы сузачак, дип кисәтә. Гардеробыгызны алыштыру теләге туар.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, финанс хәлегез тотрыклы түгел. Коткыларга бирелеп акчагызны юкка-барга исраф итмәгез. Иң яхшысы белемегезне арттыруга тоту. Шулай ук рухи байлык туплау турында да онытмагыз. Мөһим мәсьәләләр чишүне хәзергә калдырып торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев