Заман сулышы

Алабугадан 2 айлык баланың үлеменә грипптан соң өзлегү китергән

Яр Чаллыда грипптан соң өзлегү нәтиҗәсендә, Алабугадан 2 айлык баланың үлүе билгеле булды. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Ведомствода белдерүләренчә, бала Кама балалар медицина үзәгендә стационардан тыш шартларда тирәнәйгән пневмония нәтиҗәсендә җан биргән. "Ата-аналар хастаханәгә мөрәҗәгать иткәндә, бала бик авыр хәлдә булган",...

Яр Чаллыда грипптан соң өзлегү нәтиҗәсендә, Алабугадан 2 айлык баланың үлүе билгеле булды. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Ведомствода белдерүләренчә, бала Кама балалар медицина үзәгендә стационардан тыш шартларда тирәнәйгән пневмония нәтиҗәсендә җан биргән. "Ата-аналар хастаханәгә мөрәҗәгать иткәндә, бала бик авыр хәлдә булган", - диделәр матбугат хезмәтендә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле әйтүенчә, сабый грипп нәтиҗәсендә өзлеккән, әмма гриппның нинди төре булуы турында әлегә мәгълүмат юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: