Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аларның батырлыгы – мәңгелек

Үткән атнада интернационалист-сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Анда муниципаль район башлыгы Р. Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк, Мәдәният идарәсе, Мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашты. Рәгать Хөсәенов Әфганстандагы сынауны намус белән узган, сугышчан бурычын үтәгән хәрбиләр турындагы хәтернең һәр...

Үткән атнада интернационалист-сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте.


Анда муниципаль район башлыгы Р. Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В.Друк, Мәдәният идарәсе, Мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашты.
Рәгать Хөсәенов Әфганстандагы сынауны намус белән узган, сугышчан бурычын үтәгән хәрбиләр турындагы хәтернең һәр кешенең күңелендә яшәргә тиешлегенә басым ясады.
- Әфган сугышы онытылырга тиеш түгел! Бу дата Ватаныбыз хакына ятып калган солдатларның батырлык символы булып күңелләрдә саклансын иде, - диде ул мөрәҗәгатендә.
Ветераннар алдында чыгыш ясаган "Боевое братство" ветераннар оешмасының Лениногорск бүлекчәсе рәисе Рамил Даутов, Әфганстан хәрби хәрәкәтендә катнашкан якташыбыз Илья Мишин Әфганстандагы сугыш - ул безнең горурлыгыбыз да, йөрәк авыртуы да, дигән фикерләр әйтте. Әфган сугышы ветераннарына сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм хезмәттә уңышлар теләделәр. Мәктәп укучылары Әфганстан сугышына багышлап язылган шигырьләр укыды.
Митингның беренче өлеше бер минут тынлык һәм хәрбиләр, укучыларның һәйкәлгә чәчәкләр салуы белән тәмамланды. Икенче өлеше Балалар музыка мәктәбендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искђ алу

2
X