Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

 

Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.

31 мең эшсез һәм 49 мең вакансия

Республиканың хезмәт базарындагы саннар әлегә шундыйрак. Пандемиягә бәйле вазгыятьтән соң уңай үзгәрешләр күзәтеләме? Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың фикерләрен белештек.

– Уңай якка таба үсеш күзәтәбез. Икътисад торгызыла, предприятиеләр бөтен куәтенә эшли. Республикада 49 мең вакансия бар. Төзелеш өлкәсендә – 13 мең, эшкәртү сәнәгатендә 7,5 мең, дәүләт идарәсе, хәрби иминлек белән тәэмин итү, социаль тәэминат өлкәсендә 4,9 мең урын дигән сүз бу. Хәзерге вакытта инженер, контролер, маляр, слесарь, токарь, электр белән эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур, – ди Эльмира Зарипова.

Министр әйтүенчә, 2021 елның гыйнварына мәшгульлек үзәкләренә төрле сораулар буенча 9,3 мең кеше мөрәҗәгать итсә, шуларның 7,5 меңе эшсез буларак исәпкә алынган. Шушы вакыт эчендә 3,4 мең кеше эшкә урнашкан. Узган ел эшсезләр саны 80 меңгә җитсә, бүген рәсми теркәлүчеләр – 31 мең. Шуларның 60 проценты – хатын-кызлар, алар эш урыныннан үз теләге буенча киткән. Нәфис затлар гаиләгә күбрәк вакыт кала торган, баланы бакчадан, мәктәптән алу өчен өйгә якын булган хезмәт урыннарын сайлыйлар икән. Бигрәк тә Нурлат, Аксубай, Питрәч кебек районнарда эшсезлек үзен сиздерә. Февраль башында Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә эш эзләүчеләр күбрәк булган. Дәгъва кылучыларның һәркайсы белән аерым сөйләшәләр, аларны эш бирүче таләпләренә туры китереп укыталар икән.

Сүз уңаеннан, ун ел эчендә 90 мең кешене кабат укытырга туры килгән. Узган ел андыйлар 14 меңнән артык булган. Былтыр эшсезләрнең күбесе сак хезмәте, хисапчы, чәчтараш, машина йөртүче, тырнак ясаучы, визажист кебек яңа белгечлекләр үзләштергән.

Безгә кемнәр кирәк?

Татарстанда икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен күздә тотып, 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечлекләрнең исемлекләрен булдырганнар. Шуңа карап, техникум, вузларда белгечләр әзерләячәкләр. Республикада автомеханик, машинист, тракторчы, янгын сүндерүче, слесарь, кием кисүче, чигүче, матрос, буяучы, терлекчелек буенча белгеч, умартачы, фотограф, элемтә операторлары, сынчы, дизайнерлар кирәк. Югары белем бирүдә авиатөзелеш, процессларны автоматлаштыру, архитектура, дизайн, компьютер куркынычсызлыгы, зоотехника, дәвалау эше, юристлар әзерләү буенча дәүләт заказы бар.

– Пандемия вакытында пешекчеләргә бик нык кытлык булды. Мин моны хезмәттәшләрем белән аралашудан да чыгып әйтәм. Белгечләр җитми, булганнары эштән китә, – ди Казандагы кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте директоры урынбасары Светлана Цветкова. – Соңгы вакытта пешекче, кондитер  һөнәрен сайлаучылар саны артты. Бу һөнәр кызларны гына түгел, егетләрне дә кызыктыра. «Ворлдскиллс» ярышлары да моңа йогынты ясады дип уйлыйм. 

Берне түгел, өчне бел!

Яшьләрнең киләчәге һөнәрне дөрес сайлауга бәйле. Нинди белгечлек сайлаганнар отачак?

– Бүген автомеханигы да, табибы да, пешекчесе дә кирәк. Машиналар йөрүдән туктамый, ашамыйча тормыйбыз. Шулай булгач, барлык һөнәрләргә дә ихтыяҗ бар. Соңгы вакытта яңа төр белгечлекләр дә барлыкка килә. Боларны «киләчәк һөнәрләре» дип йөртәбез. Алар сәнәгать робот техникасы, ясалма интеллект һәм башкалар белән бәйле.

Заводларда фрезерчы, токарьларга да ихтыяҗ бар. Бүген шул ук фрезерчы үз һөнәрен генә түгел,  эшенә бәйле рәвештә башка белгечләр хезмәтен дә яхшы белергә тиеш. Деталь каян килә, каян китә… Күп профильле белгечләргә сорау зур, – ди «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Тулырак: Ватаным Татарстан

Сәрия Мифтахова

 

http://baltaci.ru

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X