Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләр руль артында тугыз сәгатьтән артык утырмаска тиеш

Руль артында ял итү һәм хезмәт режимын үтәү автомобиль йөртүчеләр өчен бик мөһим. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.

 

“Транспорт чараларын йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәү мәсьәләсе бик мөһим, чөнки шул сәбәп аркасында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыга. Аларда юл хәрәкәте катнашучылар һәлак була яки җәрәхәтләнә", - дип билгеләп үтте ул.

Полиция полковнигы шулай ук йөк машинасы һәм автобус белән идарә итүнең вакыты тугыз сәгатьтән артмаска тиешлеген дә искәртеп узды.

Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, профессор Эдуард Якупов билгеләп үткәнчә, арыганлык билгеләрен тоя башлаган вакытта машинаны туктатып, 15 минут булса да йоклап алу иң яхшы карар булачак.

 

http://almet-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев