Авыл кешеләрен бәрәңге сабагын дөрес итеп кулланырга өйрәттеләр
Министрдан файдалы киңәш
Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков яз җитү белән бакчадагы иске бәрәңге сабакларын, чүпләрне якмаска, ә ашлама итеп кулланырга чакырды.
«Мин үзем авылда үстем. Бәрәңге чүпләрен ягарга түгел, өеп ашлама ясарга кирәк. Авылда үзебез дә шулай өеп куеп, черетә идек. Аннан соң ул ашламага әйләнә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Александр Шадриков сүзләренчә, бәрәңге сабакларын, яки бакчадагы башка чүпләрне ягу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза.
«Кипкән чирәмне дә ягарга кирәкми. Ул дөрләп янып китәргә мөмкин. Бу авыллар өчен дә бик куркыныч, табигатькә дә зыяны килә», — дип сөйләде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев