Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бал корты чакса...

Җәй көнне бал корты чагу - гадәти күренеш. Әгәр дә сезнең белән шундый ук хәл була калса, куркып калмагыз.

Тиз генә берәр төрле дәвалау чарасын күрергә ашыгырга кирәк.

Әгәр дә бал корты (я сагызак) чакканнан соң тән кычыта башласа, тән кызышып, хәлсезлек тойсагыз, аяк-куллар оеса, костырса, сездә бал корты агуына аллергия бар дигән сүз. Әлеге очракта тәннән тизрәк бал кортының угын алырга кирәк. Аннан соң шул урынны салкын суда чылатылган чүпрәк белән сөртегез.

Шуннан инде водород әчеткесенә чылатылган мамык белән сөртергә кирәк. Водород әчеткесе булмаса, тырнак гөленең спирттагы төнәтмәсен, яки спирт та кулланырга була.

Аннары шул урынга боз куегыз. Болай итү агу тәнгә таралмасын өчен эшләнә. Әгәр дә инде бал кортлары бер урынны гына чакмаса, күп итеп сыеклык эчәргә киңәш ителә.

Супрастин төймәсен кабул итү дә ярдәм итәр. Авыруның хәле начарая башласа, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатырга кирәк.

Кызыл таң.


 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/bal-korty-chaksa

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев