Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Балалар ашарга сорап елый иде"

Әллә ниләр күреп өйрәнгән опека хезмәткәрләренең дә бу хәлгә исе китә. 5, 3 һәм 2 яшьлек балалар чыннан да ачлыкка түзә алмый елыйлар.

Стәрлетамакта җанөшеткеч хәл булды. Күршеләр бер өйдә балалар елавын ишетә. Ныклап тыңласалар, балалар ашарга сорап елаган була. Бу юлы күршеләр әлеге хәлгә күз йоммаска була, опека органнарына хәбәр итә.

Әллә ниләр күреп өйрәнгән опека хезмәткәрләренең дә бу хәлгә исе китә. 5, 3 һәм 2 яшьлек балалар чыннан да ачлыкка түзә алмый елыйлар. Аларның киемнәре дә пычрак, үзләре тәрбия күрмәгән була. Әлеге вакытта балалар шәһәрнең бер дәваханәсенә урнаштырылган, чөнки приютлар һәм балалар йортлары карантинга ябылган.

Урындагы волонтер Регина белдерүенчә, балаларның әнисе һаман да айнымаган. Күптән түгел шушы ук балаларны троллейбуста картәниләре белән күргәннәр. Аягында чак басып торучы хатын ике яшьлек баланы башы белән идәнгә ега. Андагы пассажирлар хатынны шелтәләгәч, ул тизрәк транспорттан төшеп киткән, дип яза Кызыл таң.


http://baltaci.ru

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев