Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасында оештырылган утренникларда әти-әниләргә катнашырга рөхсәт иттеләр

Балалар бакчасында утренникларны аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый. Ата-аналарга аларда катнашырга рөхсәт ителә, әмма бакчага бер бала гына йөрсә, аның әтисе яки әнисе генә килергә тиеш.

 

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, ата-аналар битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә, шулай ук термометрия узарга тиеш.

«Роспотребнадзор бер балага бер олы кешене чакырып, төркемнәр эчендә чаралар үткәрергә мөмкин дип саный. Әмма баланы озата килгән кешенең 60 яшьтән дә өлкәнрәк булмавы шарт. Алар термометрия үтәргә, кулларын антисептик белән эшкәртергә, бер кешегә туры килгән мәйдан 4 метрдан да ким булмаска тиеш, ә чарадан соң бүлмәне яхшылап җыештырырга кирәк», - дип хәбәр итте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, бакча мөдире төркемдә утренник үткәрү мөмкинлеге турында үзе карар кабул итә. Әмма моның өчен учреждениедә теләсә нинди йогышлы авыру буенча карантин кертелмәве шарт.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев