Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре белән сабантуй узды (фотолар)

14нче балалар бакчасында – “Родничок”та юл йөрү кагыйдәләре элементлары кертелгән Сабантуй узды, дип хәбәр итә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова.

 

 

Ул бакча мәйданчыгында, урамда үтте. Тәрбиячеләр мәйданчыкны чиккән сөлгеләр белән бизәгәннәр, юл билгеләре тезеп куелган. Әкият герое – Гөлчәчәк бәйрәмне ачып җибәрде. Менә Батыр килеп керде. Баксаң, юлда бүләкләр тутырылган капчыгын югалткан икән. Балалар Батыр белән капчыкны эзләделәр. Капчык табылды, ә менә эченнән Шүрәле килеп чыкты. Ул башта явыз, ачулы булса, бәйрәм ахырына таба йомшак күңеллегә әйләнде. Балалар Шүрәлене юл кагыйдәләренә өйрәтте. Алар инде бу өлкәдә – бик белемлеләр. Тәрбиячеләр белән бергә махсус җиһазларда өйрәнәләр.

Нәниләр шулай ук татар һәм рус телендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Батыр һәм Шүрәле дә татар халык уеннарында катнашты, бергәләп “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”дә актив булдылар, кечкенә көянтә белән су ташыдылар.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова балалар янына буш килми, ул истәлекле бүләкләр алып килгән, әкият геройлары балаларга өләшеп чыкты.

Бу көнне бакчадагы нәниләр халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләре белән танышса, юл йөрү кагыйдәләрен дә ныгытты. Файдалы һәм күңелле үтте чара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев