Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланың колагы нәкъ синеке кебек…

Сабыйга тагын нинди үзенчәлекләр нәкъ әтисеннән күчә?

 

Колаклар
Генетиклар сүзләренчә, бала тугач та аның әтисе кем булуын белү өчен колакларына карау да җитә. Кемгә генә охшаган бала булса да, аның колаклары нәкъ менә әтисенекенә охшаячак. Бераздан колаклар формасын алыштыра ала, һәм әнисенекенә дә охшарга мөмкин, тик нәкъ менә тугач та һәм аннары якынча бер елга кадәр колаклар әтисенеке кебек булачак. Гаҗәп хәл, ләкин факт!Кәкре тешләр
Балалар нәкъ менә әтиләрдән теш белән проблемалар алырга мөмкин. Дөрес булмаган «прикус», тешләрнең тигез булмавы, аларның сәламәт булуы — әтисенә бәйле. Бу очракта ир-атлар гены хатын-кызныкыннан күпкә көчлерәк.
Әгәр ир кешенең бу өлкәдә проблемалары бар икән, аның уллары да шушы ук хәлгә бик еш тарый.

Бала җенесе
Күп кенә ир-атлар тапмаган өчен хатыннарына карата канәгатьсезлек белдерә, ә галимнәр баланың җенесенә бары тик әтисенең геннары гына йогынты ясый, ди.

Күзләр төсе
Гомумән, баланың күзләре төсенә әниләр дә, әтиләр дә йогынты ясый. Әмма еш кына балада нәкъ әтисенең күзе төсе була, чөнки монда да аның геннары хатын-кызларныкыннан өстен тора.

Буй озынлыгы
Сабыегызның кыска буйлы, яисә озын булуын телисезме? Әтисенә игътибар итегез. Әйе, кайбер чакта бу күзәтүләр чынга туры да килми, әмма күпчелектә озын буйлы әтиләрдән — озын, ә бәләкәйләрдән кычка буйлы балалар туа.

 

 

https://kiziltan.ru

http://maydan.tatar/balanyn-kolagy-nek-sineke-kebek/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X