Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Банклардан зыян күрүчеләр тагын 300 меңәр сум акча алачак

«Татфондбанк» һәм «Интехбанк» республика банкларының зыян күргән кертемчеләре тагын 300 меңәр сум алачак. Түләүләр 2020 елның 1 сентябреннән башланачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә шундый карар билгеле булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды һәм банкрот дип танылган банк клиентлары мәсьәләләрен хәл итү кысаларында уздырыла торган эшчәнлек йомгакларына багышланды.

Республика ярдәм фонды төзегән концепциия кысаларында ярдәм алты этапта күрсәтелгән. 6 101 гариза бирүчегә барлыгы 2 млрд сум түләнгән инде. Зыян күрүчеләрнең 55 проценты (3 617 зат) кайчандыр югалган акчаларын тулысынча алган. Яңа ярдәм чаралары кертү белән аларның саны 68 процентка җитәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев