Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башкаручылар өчен «Татарстар» бәйгесенең чираттагы сезоны башланды

Татарстанда «Татарстар» халык онлайн-тамашасы һәм башкаручылар бәйгесенең икенче сезоны башланды. Бәйгедә һәвәскәрләр дә, профессионаллар да, кыскасы, җырларга яратучы һәркем катнаша ала. Бу хакта конкурсның оештыру комитеты хәбәр итә.

 

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны биредә тапшырырга мөмкин. Шоуның беренче чыгарылышы (ул өч этапның беренче сайлап алу этабы иде) туры эфирда 9 августта узды. Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова аның махсус кунагы һәм жюри әгъзасы булды. Социаль челтәрләрдә шоуны 300 меңнән артык кеше карады.

Шоуның яңа сезоны беренче чыгарылышында жюри составына, Гүзәл Уразовадан тыш, продюсер Динар Нигъмәтҗанов, популяр актер һәм алып баручы Руслан Сабиров, «Татарстар»ның беренче сезоны җиңүчесе Даниил Федоров (Danteos) керде. Артист туры эфирда шоуны оештыручылар тарафыннан үзенең «Маяклар» авторлык композициясенә төшерелгән клип тәкъдим итте.

Тавыш бирү вакытында яңа татар эстрадасының иң танылган вәкилләренең берсе – Илнар Мирановның чыгышы тамашачылар өчен көтелмәгән бүләк булды.

Онлайн-шоуның беренче ярымфиналистлары арасына Чаллыдан 29 яшьлек Мария Афанасиади, Баулыдан 18 яшьлек Камилла Фәйзуллина, Тәтеш районының Кече Әтрәч авылыннан 22 яшьлек Самат Нургалиев, Чаллыдан 38 яшьлек Гүзәл Сафина һәм Оренбург өлкәсенең Абдулино шәһәреннән 32 яшьлек Руфия Белкина керде.

Үзенең авторлык җырын яздыру, профессиональ клип төшерү һәм аны Татарстанның социаль челтәрләрендә таныту шоуда җиңүче өчен төп бүләк булачак.

Финалга чыккан биш кешегә исә «Яндекс.Станция» колонкалары тапшырылача, диелә хәбәрдә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X