«Башкирская» кошчылык фабрикасында җитештерелгән 300 меңнән артык йомырканы Татарстанда сатудан алдылар.
Бу предприятиедә кош гриппының таралуы белән бәйле. Бу хакта "Татар-информ«га Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итә.
Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 9 августта «Башкортстан кошчылык фабрикасы» АҖеннән кошлар үлә башлау турында мәгълүмат килгән. 10 августта ветеринария хезмәте белгечләре кошлар үлеменең сәбәбен ачыклау өчен урынга барды.
Шул ук көнне Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә үлгән кошлардан алган материалларда югары патогенлы кош гриппы вирусы ачыкланган.
«Башкирская» кошчылык фабрикасы авыру таралган урын дип танылган, ә 5 км радиуста торак пунктлар куркыныч янаучы зонага кертелгән.
Фото: Лениногорск-информ
Нет комментариев