Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхетемне җиләктә таптым

Җәйнең җиләкле вакытын бик яратам мин. Табигатькә чыккач рәхәтләнеп ял итәм. Ел саен туганнар белән җиләккә барабыз. Ә өч ел элек җиләккә барган җирдән бәхет тә табып кайттым. Бик яхшы җиләклеккә килеп чыктык без! Туганнарым кайтып киткәч тә, буш чиләк табып тагын җыярга калдым. Каласы булмаган икән дә бит! Егылып...

Җәйнең җиләкле вакытын бик яратам мин. Табигатькә чыккач рәхәтләнеп ял итәм. Ел саен туганнар белән җиләккә барабыз. Ә өч ел элек җиләккә барган җирдән бәхет тә табып кайттым.
Бик яхшы җиләклеккә килеп чыктык без! Туганнарым кайтып киткәч тә, буш чиләк табып тагын җыярга калдым. Каласы булмаган икән дә бит! Егылып китеп, аягымны авырттырдым. Авылга көчкә кайтып җиттем. Баштарак аягым бик авыртса да, аннары алай сызламады. Ә ике көннән тагын авырта башлады. Табибка күренмичә булмас, ахры, дип район хастаханәсенә киттем.
Биредә травматолог юк икән. Шуңа күрә хирургка керергә куштылар. Ә анда чибәр генә бер егет утырып тора. Бер мәлгә бөтенләй телсез калдым. Нигә килгәнемне дә оныттым хәтта. Табиб та кызарынып чыкты, ул да каушады. Үземне тиз генә кулга алдым да нәрсә булганын сөйләп бирдем. Ул рентген тикшеренүе узарга кушты. Мускуллар тартылган, сөягем яңгыраган икән. Ул мине дәваларга кереште. Иртәгә тагын килергә кушып, кайтарып җибәрде.
Төн буе йокламадым. Аяк сызлап түгел, табиб егетне уйлап... Иртәгесен тагын хастаханәгә киттем. Бу юлы хирург мине чиратта да тотмады. Шулай итеп өч көн йөрдем моның янына. Ә аннан соң ул минем телефон номерымны сорап алды. Бүлмәдән очып чыктым. Ә кичен телефоным шалтырады.
Күп тә үтмәде, ул авылыбызга үзе килеп җитте. Без бик озак сөйләшеп утырдык. Рамил белән берәр атна очраштык та, әти-әнисе белән кулымны сорарга килделәр. Ә мин риза булдым. Кияүгә чыккач, Казандагы эшемне ташлап, районга кайтып китәргә туры килде. Әмма моңа һич тә үкенмәдем һәм үкенмим дә. Бер ел дигәндә игезәк балалар таптым. Хәзер улым Дамир белән кызым Дамирәнең тәпи киткәненә сокланып утырабыз. Менә шулай - аякны авырттырып үземә яр тапканыма сөенеп бетә алмыйм.
СӨМБЕЛӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бэхет мэхэббэт