Быел яз ничек килә?
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел яз ничек килә?

Борынгылар, бүгенге көн торышына карап, язның ничек киләчәген сынаган.

Көн бүгенгедәй кояшлы, җылы булса, кыш инде узды, язны көтәргә кирәк, дигәннәр. 18 февральдә мәче аяк астында бөтерелеп йөрсә, димәк, тиздән көннәр җылыначак, дигән сынамыш та бар. Өйдә песиегез булса, искә алыгыз.

Әгәр бу көнне бик салкын булса, яз көннәрендә явым-төшем — күп, ә җәйдә, киресенчә, аз булачак икән. Халыкта шундый сынау да бар: кошлар көньякка таба карый икән — язны карыйлар, ягъни тиздән һава торышы җайга салыначак. Әгәр алар төньякны күзәтсә — көчле салкыннар көтегез. Әгәр бу көнне чатлама суык икән — җәй эссе булыр, дигән сынамыш та бар. 

https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-02-18/byel-yaz-nichek-kil-2698260

https://pixabay.com/

 


весна Быел яз ничек килә? какая будет весна 2022 года весна 2022 года

Нет комментариев