Заман сулышы

Чаллыдагы бер гараж кооперативында шартлау булган

Кичә 16 сәгать 40 минутта Чаллының 54 нче комплексы артындагы "Литейщик" гараж кооперативында шартлау булган, газ баллоны шартлаган. Өч гаражның түбәсе җимерелгән, андагы әйберләр һәм ике машина янган. Дүртенче гаражның стенасы җимерелгән, бишенчесен су баскан. Шартлауның беренчел сәбәбе - "Дэу Нексия" автомобилендәге газ җиһазының төзек булмавы. Бәхеткә, беркем дә зыян...

Кичә 16 сәгать 40 минутта Чаллының 54 нче комплексы артындагы "Литейщик" гараж кооперативында шартлау булган, газ баллоны шартлаган.


Өч гаражның түбәсе җимерелгән, андагы әйберләр һәм ике машина янган. Дүртенче гаражның стенасы җимерелгән, бишенчесен су баскан.
Шартлауның беренчел сәбәбе - "Дэу Нексия" автомобилендәге газ җиһазының төзек булмавы. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Чыганак:http://www.chelny-izvest.ru/facts/41848.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: