Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыдан – Алабугага: җәяүләп

Социаль челтәрләрнең берсендә инициативалы төркем барлыкка килгән. Алар Чаллыдан Алабугага җәяүләп бару акциясе уздырырга җыена. Җәяү йөрергә яратучылар өчен әлеге чара 12 апрельдә оештырыла. Монда 18-60 яшьлек ир-атлар гына катнаша алачак икән. Барысы да кызык өчен, күңел ачу һәм ял итү максатыннан гына эшләнелә. Җәяүлеләр маршруты Чаллының Автостанция тукталышыннан старт...

Социаль челтәрләрнең берсендә инициативалы төркем барлыкка килгән. Алар Чаллыдан Алабугага җәяүләп бару акциясе уздырырга җыена.
Җәяү йөрергә яратучылар өчен әлеге чара 12 апрельдә оештырыла. Монда 18-60 яшьлек ир-атлар гына катнаша алачак икән. Барысы да кызык өчен, күңел ачу һәм ял итү максатыннан гына эшләнелә.
Җәяүлеләр маршруты Чаллының Автостанция тукталышыннан старт ала. Җәяүләп 20 чакрым ара узарга туры киләчәк. Кайту юлы автобус белән оештырылачак. Юлда күңел ачу: мәзәкләр сөйләү, җыр һәм исерткеч булмаган эчемлек белән сыйлану каралган. Акция 250ләп кешене үзенә җәлеп итәчәк дип ышандыра оештыручылар.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев