Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Чишмә"леләр бергә җыелып сөйләште

Күптән түгел Ш.Бикчурин исмендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.

Әлеге утырышка Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, галим, тәнкыйтьче, “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шаһиевны да чакырган идек. Утырыш Лениногорскиның 11нче гимназиясендә үтте.

Беренче сүз, әлбәттә, гимназия директоры урынбасары, шәһәр һәм район мәктәпләрендәге яшь иҗатчыларны рухландыручы, әдәби-иҗади түгәрәкләрендәге ана теле укытучылары белән даими элемтәдә торучы, үзе дә гимназиядә “Чишмәкәй” әдәби түгәрәген оештыручы Венера Сәмигуллинага бирелде.

Кунагыбыз Рәфкать Шаһиевка берничә ай алдан шагыйрәләребез Илсөяр Салахова, Әлфия Сөләйманованың шигъри кулъязмаларын җибәргән идек. Ул әлеге иҗат җимешләренә үз бәясен бирде, каләмдәшләребезгә төпле киңәшләрен ирештерде, әйбәт шигырь язуның нечкәлекләренә тукталды, әдәби терминнарга кагылып узды, заман шигыренә таләпләр белән таныштырды, камиллеккә ирешү юлларына тукталды. Кыскасы, күрсәтелгән җитешсезлекләрне төзәтеп, иҗат җимешләрен камил җыентык итеп әзерләргә дигән фикер әйтелде.

Элек тә, хәзер дә шулай. Безнең “Чишмә”гә шагыйрьләр, язучылар белән беррәттән җырчы, музыкант, үзешчән композиторлар да бик теләп йөри. Шагыйрә, музыкант, каләмдәшләренең шигырьләренә көйләр язучы Гөләндәм Кәбирова  Илсөяр Салахова, Таһир Шәмсуаров сүзләренә язылган җырларын башкарып, кәефләребезне күтәрде.

Рәсим Хәбибулла –  дини һәм дөньяви темаларга багышланган әсәрләр тудыручы каләмдәшебез. Ул якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәнинең шигырьләрен гәрәп, фарсы, төрек сүзләреннән арындырып, саф татар телендә аерым җыентыгын әзерләгән. Рәфкать Шаһиев белән киңәшләшкәннән соң, әлеге шигырьләр тупланмасын аерым китап итеп бастырырга кирәк дигән фикер әйтелде. Яшь, өметле шагыйрәбез Гүзәл Талипованың үзенчәлекле, өметле шигырьләре белән дә таныштык һәм Әлмәттән килгән кунагыбыз аның иҗаты белән танышырга теләк белдерде.  

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев